Башкортстан Республикасы эшкуарлык һәм туризм министрлыгы 2023 елның 25-27 августында Уфа шәһәрендә «Айда Фест» урам театрлары фестивален үткәрү турында хәбәр итә.
Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Әлмәт, Пермь, Чиләбе, Йошкар-Ола һәм Уфадан 100 дән артык артист инде өченче тапкыр Башкортстан Республикасы башкаласына җыелачак һәм традицион фестивальдә үз талантларын күрсәтәчәк.
Өч көн дәвамында шәһәр кунаклары 20дән артык спектакль, перфоманслар, карнавал йөрешен күрәчәкләр, интерактив мәйданчыкларга барачаклар.
Фестиваль турында тулырак мәгълүмат «ВКонтакте» социаль челтәрендә урнаштырылган: https://vk.com/aida_fest. белешмәләр өчен телефон: 8 (917) 781 4974.
Фотографияне Башкортстан Республикасының Эшкуарлык һәм туризм министрлыгы тәкъдим итте.