Бүген Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитетында РФ Дәүләт Думасы депутаты, Туристлык һәм туристлык инфраструктурасын үстерү буенча Дәүләт Думасы комитеты әгъзасы Артем Прокофьев җитәкчелегендә Татарстан Республикасының РФ дәүләт программаларын, федераль максатчан программаларны һәм башка проектларны гамәлгә ашыруда катнашу мәсьәләләре буенча эшлекле төркемнең чираттагы утырышы узды.
Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проектын гамәлгә ашыру барышы турында, шулай ук «Корпорация Туризм.РФ» АҖ белән берлектә «Лаеш» туристлык территориясен булдыру проектын гамәлгә ашыру барышы турында сөйләде.
«Россия кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм банкы» АҖ төбәк программалары департаменты директоры Василий Акименко туристлык өлкәсендә эшкуарларга ярдәм итүгә юнәлтелгән банк продуктлары турында сөйләде.
Татарстан Республикасында кече елга флотын төзү һәм «Бөек Идел юлы» проекты кысаларында төбәкара елга буенча пассажир ташуларны үстерү буенча кирәкле чаралар турында аерым фикер алыштылар.