Татарстанда Кызыл китапка кертелгән дала лачыннарының популяциясен торгызу буенча күркәм проект барлыкка килде

2023 елның 27 июле, пәнҗешәмбе

Хәзер  Кама Тамагы районында гамәлгә ашырыла торган проект буенча кошлар өчен ясалма оялар эшләнгән һәм куелган, волонтерлар өчен лагерь оештырылган һәм Мәскәү астындагы питомникларда чыгарылган 10 лачын-балобан баласы китерелгән.

Сезне проектны хуплавыгызны һәм  «Хрустальный компас»    география, экология, Россиянең табигый һәм тарихи-мәдәни мирасын саклау һәм популярлаштыру өлкәсендә илкүләм премия сайтында  онлайн-тавыш бирүдә катнашуыгызны сорыйбыз.

Тавыш бирү 2023 елның 31 июленә кадәр дәвам итәчәк һәм түбәндәге сылтама буенча уза: https://rus-compass.ru/projects/8168.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International