Брифингта Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, «Татарстан Республикасы шәһәрләре үсеше институты» фондының табигый территорияләр буенча дирекциясе җитәкчесе Оксана Саргина катнашты.
Дәүләт тарафыннан шәһәр яны һәм табигый туристлык өлкәсенә ярдәм итүгә зур игътибар бирелә. Беренче чиратта, ярдәм чаралары «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты механизмнары аша тормышка ашырыла, шул исәптән инвестицион проектларны финанслауга эшмәкәрләргә субсидияләр бирү рәвешендә дә, - дип билгеләде үзенең докладында Сергей Иванов.
«2023 елда илкүләм проект кысаларында эшмәкәрләргә елга, күлләр, сусаклагычлар яки башка су объектлары ярларында пляжлар төзү һәм үстерү өчен 177,6 млн сум акча тоту планлаштырыла, шуларның 143,9 млн сумы - федераль бюджет акчалары, 33,7 млн сумы республика бюджеты акчалары. Күптән түгел узган беренче конкурс нәтиҗәләре буенча 113,9 млн сумлык 14 эшмәкәр хупланды. Калган сумманы бүлү өчен конкурсның икенче этабы башлап җибәрелде. Гаризалар 6 августка кадәр кабул ителә», — дип ассызыклады Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов.