Рәис Рөстәм Миңнехановның эшкуарлык җәмәгатьчелеге белән очрашуында Татарстанда шәһәр яны туристлыгын үстерү турында фикер алыштылар

2023 елның 14 июле, җомга

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм  Миңнеханов Татарстан Республикасы территориясендә шәһәр яны ял объектларына инвестицияләр кертү мәсьәләсе буенча эшкуарлык җәмәгатьчелеге белән очрашты.

Очрашу Зеленодольск районында «Утрау» шәһәр яны клубында узды, анда ТРның Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов , Татарстан шәһәрләрен үстерү институты директоры Наилә Зиннәтуллина, Татарстан шәһәрләрен үстерү институтының табигый территорияләрне үстерү буенча дирекция җитәкчесе Оксана Саргина, Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев, Татарстан районнары һәм ведомстволары вәкилләре, шулай ук шәһәр яны территорияләрен үстерү өчен модульле  капиталь булмаган урнаштыру чаралары төзелешенә субсидияләр алган эшкуарлар катнашты.

Хәзер илдә эчке туристлыкның  зур үсеше бара, россиялеләр туган як табигате белән күбрәк таныша башлады, шуңа күрә экотуристлык үсеше өстенлекле юнәлешләрнең берсенә әверелде һәм «Туристлык  һәм кунакчыллык индустриясе»   илкүләм проекты бурычларына туры килә.

Бу тармакның үсеше туристлар агымының артуына китерә генә түгел, бәлки табигый территорияләрне цивилизацияле, сакчыл үзләштерүгә, муниципаль районнарда территорияләрнең социаль-икътисадый үсешенә - өстәмә эш урыннары булдыруга, кече һәм урта эшкуарлык объектларын - крестьян-фермер хуҗалыкларын, җәмәгать туклануы объектларын, мәдәният объектларын, спорт объектларын, ат фермаларын һәм башкаларны үстерүгә дә ярдәм итә, алар туристлар һәм шәһәр читендәге ял базаларының башка кунакларына да ихтыяҗ тудыра.

 «Без эчке туристлыкны үстерергә тиеш, бу адымнар бик мөһим, миңа сезнең теләкләрне ишетү дә иң мөһиме, безнең республикада Шәһәрләрне үстерү институты бар, бу өлкәдә зур тәҗрибә туплаган кешеләр эшли, илдә һәм чит илләрдә булган төрле алымнарны куллана торган эшмәкәрләр бар. Безнең җәй һәм кыш  көне кулланыла торган су төрләре дә бик күп, шуңа күрә бу юнәлештә  эшләргә, алга барырга кирәк», - дип билгеләп үтте сәламләү мөрәҗәгатендә Татарстан Республикасы Рәисе  Рөстәм Миңнеханов.  

2022 елда без «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе»  илкүләм проекты кысаларында шактый зур дәүләт ярдәме алдык - Татарстан эшмәкәрләре 271 млн. сум күләмендә урнаштыру өчен модульле  капиталь булмаган чаралар булдыруга субсидияләр алды һәм 18 проект буенча 10 муниципаль берәмлек территориясендә төзелеш башланды, шул рәвешле өстәмә рәвештә 800 урын урнаштырып, 219 йорт төзелде.

Быел без шәһәр яны ялы объектлары өчен пляжлар булдыру һәм үстерү буенча тагын бер ярдәм чарасын гамәлгә ашырабыз. Акчаларның гомуми лимиты 177 млн сумнан артык. Бүген инде 14 проект хупланды, конкурс дәвам итә, якын арада тагын 7-8 проект ярдәм алачак», - дип йомгак ясады Сергей Иванов.

 «Эшебезнең беренче көненнән башлап Татарстан кунаклары һәм халкы өчен ял итү мөмкинлеге, сыйфатлы һәм кызыклы итү  безнең беренче бурычыбыз булды, шуңа күрә без моны иң башта ук игътибар үзәгенә алдык», - дип билгеләп үтте үз чыгышында «ТР шәһәрләрне үстерү институты» Фондының табигый территорияләр буенча дирекциясе җитәкчесе Оксана Саргина.

30 айда 42 шәһәр яны ялы объекты барлыкка килде, «Идел сукмагы» 350 км җәяүле маршруты эшләнде, daybayday.tatar платформасында 100 дән артык локация урнаштырылды, эшкуарлар өчен ике укыту программасы эшләнде: «Глпинг-бизнес» һәм «Шәһәр яны туристлыгы, идарә, сервис һәм продукт сыйфаты».

Сатып алуларда җир кишәрлекләрен арендага бирү процедурасында намуссыз көндәшләрнең катнашуын булдырмас өчен альтернатив карар тапканнар – экотуристлык  объектлары һәм инвестсовет аша сату-алуларсыз арендага җир кишәрлекләре бирү, нәтиҗәдә, инвестсовет үткәрү нәтиҗәләре буенча, 11 проект хупланды.

Татарстан Республикасы  Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда үз проектларын дәүләт ярдәме алган эшкуарлар тәкъдир итте - һәр проект үз тәкъдимнәре, табигый локацияләре, туристлар өчен төрле активлык белән уникаль. Моннан тыш, эшкуарлар  Рәис белән диалог режимында бүгенге көнгә тагын да уңайлырак һәм җәлеп итүчәнрәк ял итү өчен кирәкле административ ярдәм чаралары турында фикер алыштылар, үзләренең креатив идеяләре белән уртаклаштылар, бер генә сорау да игътибарсыз калмады.

Бүгенге көндә Татарстанда табигатьтә 42 ял һәм рекреация объекты эшли, шулардан: 31 глэмпинг һәм ял базалары, 3 кемпинг, 8 шәһәр яны кунакханәсе һәм комплекслары. Әлеге объектларда урнаштыру урыннары саны - 1700 койка-урын.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International