Татарстан һәм Мурманск халкын 26 июльдән самолетта туры очыш тоташтырачак

2023 елның 12 июле, чәршәмбе

Nordwind авиакомпаниясе Татарстан Республикасыннан очыш программасын киңәйтүне дәвам итә һәм җәйге навигациядә расписаниене турыдан - туры даими рейс белән тулыландыра.

Туры очышлар 26 июльдән 189 пассажир урыны белән уңайлы Боинг 737-800 очкычларында башкарылачак.

Казаннан Мурманскига очышлар  чәршәмбе көнне  планлаштырылган (23:30 - 02:25), Мурманскидан Казанга кайту пәнҗешәмбе көннәрендә (08:55 – 11:55).

Татарстан һәм Мурманск өлкәсе халкы бер-берсенә кунакка  3 сәгатьлек туры очыштан соң ук  килә алачак.

Россия төбәкләрендә үзара туристлык агымын арттыру эчке туризмны үстерүгә ярдәм итә һәм «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе»  илкүләм проектының бурычларына туры килә.

Актуаль расписаниесе һәм  авиабилетларны броньлау Nordwind авиакомпаниясе сайтында бар.

Nordwind пассажирлар әйләнеше буенча Россиянең иң эре авиакомпанияләре санына керә һәм ил буенча даими очышларның иң үсеш алган маршрут челтәрләренең берсенә ия. База аэропортлары булып Шереметьево, Пулково, Сочи һәм Калининград тора. Авиабилетларның бәясе, уңайлы рейслар расписаниесе һәм тугрылык программасы бонуслары аркасында, Nordwind белән очыш эшлекле пассажирлар өчен дә, планлаштырылган ялдан ләззәтләнергә теләүчеләр өчен дә сәяхәтнең уңышлы башлангычы булачак.

Авиакомпания «Курорт юнәлешләре буенча Россиянең иң яхшы ташучысы 2021» категориясендә Skytrax World Airline Awards премиясенә лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International