МТС Татарстанның туристлык җәүһәренә автомобиль маршрутын цифрлаштырды

2023 елның 12 июле, чәршәмбе

МТС, цифрлы экосистема, «Казан-Болгар» 180 километрлык маршруты буенча беренче бушлай автомобиль аудиогидын эшләтеп җибәрде. Республика кунаклары һәм халкы Татарстан башкаласыннан «Төньяк Мәккә»гә сәяхәт вакытында цифрлы экскурсовод  сөйләвен тыңлый ала.

МТСның автомобиль аудиогиды үз эченә республиканың Лаеш, Алексеевск, Спас районнарындагы иллегә якын локацияне һәм Болгар тарихи-архитектура музей-тыюлыгының истәлекле урыннарын тасвирлауны ала. Ике сәгатьлек аудиоэкскурсиягә Идел буе Болгары урта гасыр дәүләте һәм аның башкаласы Болгар тарихының,  хәзерге  уникаль музей-тыюлык Болгар шәһәрчегенең  иң якты эпизодлары керде.

Гид маршруты гадәти булмаган тарихлары булган борынгы гыйбадәтханәләре булган күп кенә борынгы авыллар аша уза: мәсәлән, берсендә  чиркәүгә җирле халык үзләренең   өй башмакларын китерә, ә икенчесен Татарстанның «Пизан манарасы» дип атаганнар. Аудиогид республиканың танылган кешеләре, аерым алганда, нәсел  утары Лаеш районында урнашкан шагыйрь Гавриил Державин һәм безнең заман вакыйгалары- танылган Россия телесериалын төшерү өчен Кама ярында төзелүче бистә турында сөйләячәк. Аудиогидның тавышын  тумышы белән Казаннан булган федераль каналлар йолдызы-театр һәм кино актрисасы, Татарстанның Атказанган артисты Ләйсән Дусаева яздырды .

Бушлай автомобиль аудио-экскурсиясен теләсә кайсы оператор абонентларына МТС Live платформасында йөкләп алырга мөмкин. Экскурсия башланганчы Live МТС кушымтасын үз смартфоныңа йөкләп алу, Digital-контент бүлегендә «Казан-Болгар» автомобиль аудиогидын табу һәм маршрут буенча бару җитә. Аудиогид автоном эшли, теләсә кайсы урында тоташырга һәм якындагы локация турында хикәяне тыңларга мөмкин.

 «Татарстан туристлар өчен популяр юнәлешләр исемлегендә кала. Әйтик, быел, Travel МТС мәгълүматлары буенча, Казан Мәскәү һәм Анапа белән беррәттән җәйге ял өчен иң популяр биш юнәлеш арасына кергән. Шәхессез мәгълүматларны анализлау нәтиҗәләре буенча Татарстанга еш кына Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург һәм күрше Идел буе төбәкләреннән киләләр. Сәяхәтчеләрне Казанның музейлары һәм мәдәни истәлекле урыннары, Зөя легендалары, Болгарның уникаль тарихи мирасы җәлеп итә. Безнең бушлай автомобиль аудиогиды сәяхәт яратучылар өчен тугры ярдәмче булыр дип ышанабыз һәм алар сәяхәтләр өчен  безнең экосистеманың һәм туган якны өйрәнү мөмкинлекләрен бәяләрләр», - дип сөйләде Татарстанда МТС директоры   Марат Шакиров.

Бүген Татарстан журналистлары һәм блогерлары аудиоэкскурсияне бәяли алдылар, алар аудиогид белән бөтен маршрут буенча  йөрделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International