Сергей Иванов Төбәкләр белән идарә итү үзәгендә «Татарстанда туристлык сезоны: яңа урыннар һәм иң яхшы маршрутлар» темасына туры эфирда катнашты

2023 елның 12 июле, чәршәмбе

Бүген ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Төбәкләр белән идарә итү үзәгендә республикада яңа җәлеп итү нокталары турында сөйләде.

Республика районнарында эчке туристлыкны  үстерү «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе»  илкүләм проектының бурычларына туры килә.

 «Беренчесе-матурлыгы буенча искиткеч Кама Тамагы районы, анда мин барыгызны  да чакырам. Киләсе-Чистай районы, ул хәзер  үсеш кичерә. Анда музей-архитектура объектлары бар, шулай ук яңа урнашу урыннары барлыкка килә. Киләсе юнәлеш Алексеевск районы, тарих буенча искиткеч, анда сәнгать туку фабрикасы да, Биләр шәһәре дә, яңа җәлеп итү урыннары  һәм глэмпинг объектлары да бар. Керәшен, удмурт, мордва һәм татар мәдәниятләре үрелешендәге  Мамадыш районы бик матур. Шулай ук Арча, Кукмара һәм Саба районнарына да барырга мөмкин», –  дип сөйләде дәүләт комитеты башлыгы Сергей Иванов.

Ул ассызыклаганча, бу районнарның барысына да маршрутлар Visit Tatarstan рәсми туристлык порталында бастырылган. Турмаршрутлар белән монда танышырга мөмкин.

Шулай ук Сергей Иванов Болгарда 15-23 июльдә узачак «Яңарыш: эпос заманча укылышта» фестиваленә барысын да чакырды. Биредә дөнья халыклары эпослары мотивлары буенча ачык һавада  спектакльләр, мода күрсәтүләр, концертлар, ярминкәләр һәм тере декорацияләр фонында яктылык һәм 3D-эффектлар белән «Кара Пулат» операсы күрсәтеләчәк. «Бу дөнья дәрәҗәсендәге вакыйга. Бу һәм киләсе ял көннәрендә барысын да Болгарга чакырам», - дип нәтиҗә ясады спикер.

 «Бүген Татарстанда кунакларны урнаштыру өчен урыннар җитми. Шәһәрләрдә дә, табигатьтә дә. Хәзер безнең барлык тырышлыкларыбыз кунакларны урнаштыру өчен яңа объектлар булдыруга юнәлдерелгән.

Узган елларда без 7-9 процентка кадәр үстек. Бу нормаль, динамик үсеш, ул туристлар агымы үсеше белән бер үк вакытта туристлык инфраструктурасын да арттырырга яңа кунакханәләр төзергә, яңа җәлеп итү нокталарына барлыкка килергә мөмкинлек бирә. Әмма 2022 елда, чикләр ябылу һәм чит илләрдә ял итүнең кыйммәтләнүе сәбәпле, үсеш фаразланганнан күбрәк булды. 2023 елда туристлар агымын арттыру тенденциясе дәвам итә, һәм без номерлар фонды дефициты белән очраштык. Бәяләр артты, чөнки югары ихтыяҗ бәяләрне дә этәрә. Ләкин безгә Татарстанга килергә теләгән һәркем өчен,  алар мөмкин булган теләсә нинди урнаштыру урынында  урнаша алсын өчен һәм безнең барлык туристлык үзәкләренә бара алсын өчен номерлар фондын арттырырга кирәк. Татарстанда инфраструктура шактый үсеш алган, без номерлар фонды буенча Россиядә 6 нчы урында торабыз. Алда Мәскәү, Питер, Краснодар крае, Кырым, Мәскәү өлкәсе. Туристлар агымы буенча без җиденче, бездән алда  Ленинград өлкәсе» - дип  җавап бирде Сергей Иванов республика кунаклары өчен номер фондының җитәрлек булуы турындагы сорауга.

 Татарстанда   арзангарак ничек ял итәргә?

«Беренче тәкъдим -алдан ял итү турында кайгырту, бу арзанрак булачак. Икенчедән, бездә яхшы үсеш алган шәһәр яны электричкалары челтәре бар, уң ярга, сул ярга тыныч кына барып җитәргә, чыгарга мөмкин, һәм анда инфраструктура, килү нокталары, урнашу урыннары бар. Өченчесе-рәсми мәгълүмат ресурсларыннан файдалану: бу Visit Tatarstan туристлык порталы. Узган елдан без Ак Барс банкы белән бергә Tatarstan Tourist Pass мобиль кушымтасын эшләтеп җибәрдек, анда иң кызыклы урыннар урнаштырылган  һәм тугрылык программасы эшли. Экономияләргә һәм ташламалы хезмәтләр сатып алырга мөмкин, анда барлык лайфхаклар язылган: кая барып җитәргә һәм нәрсә белән файдаланырга, бу объектлар белән ничек элемтәгә керергә. Шуңа күрә рәсми ресурслардан файдаланырга кирәк, ул чакта ялыгыз  арзан, сыйфатлы һәм уңайлы булачак»

Һәр россиялене Татарстанга китерергә тиешле өч төп сәбәп:

 «Беренчесе-безнең тарихыбыз. Православие һәм ислам дине  үрелеп барган искиткеч төбәк, Көнчыгыш һәм Көнбатыш үрелә һәм болар барысы да Юнеско объектлары булуы белән раслана.

Икенчесе - безнең гастрономия, безнең уникаль татар ашлары.

Өченчесе-Татарстанның кунакчыллыгы,  килгән кунакларны  зур игътибар белән әйләндереп ала беләбез,  ә бу сәяхәттә һәрвакыт бик мөһим», - дип билгеләде эфир программасында Сергей Иванов.

Туры эфирның тулы язмасын монда карагыз: http://vk.cc/cppvpV.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International