Пляжлар төзү һәм үстерү өлешендә Татарстан Республикасы территориясендә туристлык инфраструктурасын үстерүгә субсидияләр бирү буенча конкурс нәтиҗәләре турында белдерү

2023 елның 12 июле, чәршәмбе

2023 елның 6 июлендә 10:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасының Туристлык  буенча дәүләт комитетында (Казан, Горький урамы, 19) конкурс комиссиясе утырышы узды, анда конкурста катнашуга кертелгән гаризалар каралды һәм бәяләнде.

Конкурс нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы территориясендә пляжлар төзү һәм үстерүгә 14 эшкуарга субсидияләр бирү турында Карар кабул ителде.

Гаризалары каралган Конкурста катнашучылар, аларны бәяләү тәртибе һәм нәтиҗәләре, шулай ук һәр гаризага бирелгән баллар турында мәгълүмат Конкурс комиссиясе утырышы  беркетмәсендә бар һәм  күрсәтелгән сылтамада танышырга мөмкин: https://tourism.tatarstan.ru/file/pub/pub_3789008.pdf

Җиңүчеләр (субсидия алучылар) исемлеген сылтама буенча карарга мөмкин: https://tourism.tatarstan.ru/file/pub/pub_3789032.pdf.

Субсидия бирүдән баш тарткан конкурста катнашучылар турында мәгълүмат сылтама буенча урнаштырылган: https://tourism.tatarstan.ru/file/pub/pub_3789013.pdf.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International