Татарстанда пляж инфраструктурасын үстерү буенча конкурста катнашырга рөхсәт ителгән затлар исемлеге билгеләнде. Яңа конкурс игълан ителде.

2023 елның 4 июле, сишәмбе

ЭШМӘКӘРЛӘР ИГЪТИБАРЫНА!

Татарстан Республикасының  Туристлык буенча дәүләт комитеты сайтында сылтама буенча: https://tourism.tatarstan.ru/subsidii-na-sozdanie-i-razvitie-plyazhey-na.htm елга, күл, сусаклагыч яки башка су объектлары ярларында пляжлар төзү һәм үстерүгә субсидияләр бирү конкурсында катнашырга рөхсәт ителгән юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр исемлеге, шулай ук конкурста катнашучыларның кире кагылган гаризалары исемлеге басылып чыкты.

Конкурста катнашырга рөхсәт ителгән гаризалар бу атнада конкурс комиссиясе тарафыннан каралачак. Конкурс нәтиҗәләре 2023 елның 20 июленнән дә соңга калмыйча басылып чыгачак.

Татарстан Республикасының  Туристлык буенча дәүләт комитеты субсидияләр бирү өчен калган  акчаларны формалаштыру белән бәйле рәвештә яңа конкурс игълан итә.

Татарстан Республикасы елга, күл, сусаклагыч яки башка су объектлары ярларында пляжлар төзү һәм үстерүгә субсидияләр бирү буенча яңа конкурста катнашуга гаризалар 2023 елның 6 июленнән 4 августына кадәр кабул ителәчәк.

Субсидияләр бирү тәртибе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 елның 19 маендагы 612 номерлы карары белән расланган.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат, документлар формалары Дәүләт комитеты сайтында «Эшчәнлек» / «Конкурслар» бүлегендә күрсәтелгән сылтама буенча бастырылган: https://tourism.tatarstan.ru/subsidii-na-sozdanie-i-razvitie-plyazhey-na.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International