ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов РЕБУС форумында катнашты: Тарихи үзәктә төзелеш икътисады

2023 елның 4 июле, сишәмбе

«Функцияләр балансы: тарихи үзәктәге коммерция күчемсез милек» сессиясендә доклад барышында ул республика халкы һәм кунаклары өчен уңайлы мохит булдыру темасына тукталды.

Бүген Татарстанда республикага туристлар агымы арту фонында номер фондының чикләнүе күзәтелә,3*, 4*, 5* йолдызлы кунакханәләр җитми.

 «Проектлау ягыннан без шәһәрдә кунакханә сегментын үстерү өчен резервлар калдырырга тиеш, чөнки туристлар һәрвакыт үзәктә, җәлеп итү нокталарына якынрак урнашкан кунакханәләрне сайлыйлар. Бездә әлегә мондый практика юк, бу хакта без икътисади үсеш министрлыгында фикер алыштык, башта проектлау вакытында җир кишәрлекләрен кунакханәләр төзү өчен калдырырга тиеш идек. Номерлар саны һәм туристлар агымының үсеше синхрон рәвештә үсәргә тиеш», - дип билгеләде чыгышында Сергей Иванов.

«Ребус» форумында Россиянең 50 төбәгеннән һәм 15 илдән барлыгы 2000 профильле вәкил катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International