ТР Туристлык буенча дәүләт комитетында пляж инфраструктурасын үстерүгә гаризалар кабул итү дәвам итә

2023 елның 20 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә пляжлар төзү һәм үстерү өлешендә туристлык инфраструктурасын үстерүгә субсидияләр бирү конкурсында катнашырга теләүче эшмәкәрләр игътибарына!

Татарстан Республикасының Туристлык  буенча дәүләт комитеты конкурста катнашу өчен гаризалар җыюны дәвам итә.

Исегезгә төшерәбез, җир кишәрлегенә хокукларны билгеләүче документ буларак конкурста катнашу өчен объектларны җир кишәрлекләре бирмичә һәм сервитутлар билгеләмичә урнаштыруга рөхсәт бирергә мөмкин (РФ Хөкүмәтенең 2014 елның 3 декабрендәге 1300 номерлы карары буенча).

Өстәмә рәвештә, сметадагы чыгымнарның һәр атамасы буенча финанслау күләме соралган субсидия суммасының 30% нан да ким булмаска тиеш, дип хәбәр итәбез.

Проект сметасын тутыруда хаталар булмасын өчен, ТР Туристлык буенча дәүләт комитетының телеграмм-каналында аны рәсмиләштерү үрнәге белән танышырга мөмкин.

Моннан тыш, сезне 20 июньдә 16:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы территориясендә пляжлар булдыру һәм үстерү өлешендә туристлык инфраструктурасын үстерүгә субсидияләр бирү мәсьәләсенә багышланган туры эфирда катнашырга чакырабыз.

Туры эфир ТР Туристлык буенча дәүләт комитетының телеграмм-каналында узачак: https://t.me/tourismRT

Туры эфирда катнашучыларның барысы да кызыклы сораулар бирә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International