Владикавказга Пресс-тур Төньяк Осетия-Алания Республикасының Туристлык комитеты чакыруы буенча «Северный ветер» авиакомпаниясе очкычларында оештырылды.
Исегезгә төшерәбез, 28 апрельдән «Северный ветер» авиакомпаниясе Владикавказ белән Казан арасында туры рейслар эшләтеп җибәрде, алар атнага ике тапкыр башкарыла: сишәмбе һәм җомга көннәрендә – юл вакыты – 3 сәгать.
Төньяк Осетия журналистлары һәм блогерлары Татарстанга май башында ук килделәр, шулай итеп, ике төбәк арасында туристлык потециалы алмашынды, бу «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проектының бурычларына туры килә һәм ике якның да туристлар агымын арттыруга ярдәм итәчәк.
Матбугат туры кысаларында Татарстан кунаклары Бесландагы «Фәрештәләр шәһәре»ндә булдылар, Владикавказның истәлекле урыннарын күрделәр, 12-19 гасырларның тарихи архитектура һәйкәлләре белән таныштылар, Унал авылындагы «Родовые башни» этномәдәни үзәгендә булдылар, «Кавказ энҗесе» дип йөртелүче Төньяк Осетия тарлавыкларының матур табигате белән таныштылар, милли осетин аш-суы тәмен генә түгел, ә осетин халкының җылылыгын һәм кунакчыллыгын да тойдылар.
Оешкан рәвештә Төньяк Осетиянең барлык истәлекле урыннарын «Табити Тур» туристлык агентлыгына мөрәҗәгать итеп күрергә мөмкин.
Төньяк Осетиягә сәяхәт турында видеорепортажны бүген 13:00 сәгатьтә «Россия-24» телеканалында «Местное время» программасында карагыз.