Россиягә керү туристлыгын үстерү буенча өстенлекле чаралар виза режимын җиңеләйтү, туристлар өчен түләү карталарын кертү, чит илдә туристлык юнәлеше буларак илне алга җибәрү булачак, дип хәбәр итте форумда Россия икътисадый үсеш министры урынбасары Дмитрий Вахруков.
Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Россия Икътисади үсеш министрлыгы кураторлыгы астында эш төркемендә әлеге бурычларны хәл итү өчен эшләнгән инициативалар турында сөйләде һәм түбәндәгеләрне тәкъдим итте:
- түләүгә сәләтле туристларны җәлеп итү өчен Кытай белән төркемле визасыз алмашулар механизмын җайга салуны электрон виза алуга анкетаны гадиләштерергә
- ачык күк режимы булган аэропортлар санын өчтән унга кадәр арттырырга
- Россиягә чит ил валютасын кертүгә лимитны арттырырга яки гамәлдән чыгарырга
- туристлык дестинация буларак илнең системалы алга китүе белән шөгыльләнергә
Әлеге чаралар чит ил туристлары санын 2022 елда 2,8 млн. нан 2030 елда 16 млн. га кадәр арттырырга мөмкинлек бирәчәк.