Чистайда «Кама аръягы төбәгенең туристлык потенциалын үстерү һәм эшкуарлык инициативасы» II республика форумы узды

2023 елның 15 июне, пәнҗешәмбе

Чистайда «Кама аръягы төбәгенең туристлык потенциалын үстерү һәм эшкуарлык инициативасы» II республика форумы узды. Аның максаты – туристлык потенциалын үстерү һәм Татарстан Республикасының Кама аръягы төбәгендә эчке һәм тышкы туристлыкның инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру.

«Туристлык - ул бер  еллык  эш кенә түгел, ике ел да түгел, хәтта бишьеллык эш тә түгел. Инфраструктур үзгәрешләрне күрү һәм барлык бизнес-процессларны үзгәртеп кору өчен якынча 10 еллап вакыт кирәк. Ел саен туристлар агымы арту белән безнең төбәк җәлеп итүчәнлеген арттыра  бара.

Чистайга истәлекле урыннар белән танышырга килү өчен, Татарстанның башка районнары арасында кеше үз хыялында  сайлаячак  турпродуктын җыю өчен барысын да анализларга кирәк. » -диде Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов

 «Кама аръягы төбәгенең туристлык потенциалын үстерү һәм эшкуарлык инициативасы» II Республика форумының пленар утырышында Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты һәм В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты арасында студентларны «Татарстан Республикасы туристлык волонтерлары ассамблеясенә» кертү турында килешү имзаланды.


Моннан тыш, стратегик сессиядә түгәрәк өстәл артында экспертлар чыгышлары булды (түгәрәк өстәлдә хакимият органнары, эшмәкәрләр, туристлык өлкәсендә экспертлар һәм фәнни берләшмәләр белгечләре катнашты), студентлар үз проектлары күрсәтмәләре белән чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International