Төньяк Осетия-Аланиядә Татарстан журналистлары өчен матбугат туры уза

2023 елның 15 июне, пәнҗешәмбе

28 апрельдә «Северный ветер» авиакомпаниясе Владикавказ белән Казан арасында турыдан-туры рейслар җибәрде, Төньяк Осетия журналистлары һәм блогерлары Татарстанга май башында килделәр, ә хәзер Владикавказда Татарстан Республикасыннан сигез  массакүләм мәгълүмат чаралары вәкиле өчен матбугат туры уза.

Журналистлар Төньяк Осетиягә туристлык буенча Төньяк Осетия-Алания Республикасы комитеты чакыруы буенча килгән.

Матбугат туры кысаларында Татарстан кунаклары Беслан һәм Владикавказ шәһәрләрендә булачак, 12 гасыр архитектура һәйкәлләре белән танышачак, Унал авылында «Родовые башни» этномәдәни үзәгендә булачаклар, Даргавс, Фиагдон, Кармадон тарлавыкларында туристлык маршрутлар буенча узачаклар, шулай ук Цейск тарлавыгына барачаклар, милли осетин кухнясын татып караячаклар.

Исегезгә төшерәбез, Владикавказ белән Казан арасындагы туры рейслар атнага ике тапкыр башкарыла: сишәмбе һәм җомга көннәрендә – юл- 3 сәгать

«Северный ветер» авиакомпаниясе, Казанга инде гамәлдә булган 13 турыдан-туры авиарейстан тыш, шулай ук җәйге сезонда Горно-Алтайскка, Красноярск, Барнаулга турыдан-туры очышлар өстәде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International