Бүген ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты телеграм-каналында Татарстан Республикасы территориясендә пляжлар булдыру һәм үстерү өлешендә туристлык инфраструктурасын үстерүгә субсидияләр бирү темасына туры эфир узды, анда ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов эшмәкәрләргә пляжлар буенча субсидияләр бирү конкурсында катнашуга кагылышлы мөһим мәгълүмат җиткерде.
Конкурска кагылышлы ике мөһим үзгәреш турында фикер алыштылар:
1. Конкурста катнашу өчен эшмәкәрләр җиргә хокукларны билгеләүче документ буларак объектларны җир кишәрлекләре бирмичә һәм сервитутлар билгеләмичә урнаштыруга рөхсәт бирә алалар (РФ Хөкүмәтенең 2014 елның 3 декабрендәге 1300 номерлы карары буенча).
2. Шулай ук «Салымнар, җыемнар, иминият кертемнәре буенча исәп-хисаплар торышы турында белешмә» документына карата да үзгәрешләр кертелә, чөнки 2023 елның 2 маеннан ул үз көчен югалткан, аны бирү таләп ителми.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 елның 19 маендагы 612 номерлы карары белән расланган субсидияләр бирү тәртибенә тиешле үзгәрешләр кертелә.
Исегезгә төшерәбез, конкурс турында тулырак мәгълүмат, документлар формалары Дәүләт комитеты сайтында «Эшчәнлек» / «Конкурслар» бүлегендә урнаштырылган: https://tourism.tatarstan.ru/subsidii-na-sozdanie-i-razvitie-plyazhey-na.htm
Хөрмәтле сайтка керүчеләр!
Сезгә сылтамалар буенча ТР Туристлык буенча дәүләт комитетының социаль челтәренә язылырга киңәш итәбез:
Телеграм-канал: https://t.me/tourismRT һәм ВКонтакте: https://vk.com/tourismrt.