Татарстан Республикасы территориясендә пляжлар төзү һәм үстерү өлешендә туристлык инфраструктурасын үстерүгә субсидияләр бирү конкурсында катнашырга теләүче эшмәкәрләр өчен мөһим яңалык!
Конкурста катнашу өчен эшмәкәрләр җиргә хокукларны билгеләүче документ буларак объектларны җир кишәрлекләре бирмичә һәм сервитутлар билгеләмичә урнаштыруга рөхсәт бирә алалар (РФ Хөкүмәтенең 2014 елның 3 декабрендәге 1300 номерлы карары буенча).
Хәзерге вакытта Министрлар Кабинетының 2023 елның 19 маендагы 612 номерлы карарга тиешле үзгәрешләр кертелә.
Исегезгә төшерәбез, конкурс турында тулырак мәгълүмат, документлар формалары Дәүләт комитеты сайтында «Эшчәнлек» / «Конкурслар» бүлегендә урнаштырылган: http://tourism.tatarstan.ru/subsidii-na-sozdanie-i-razvitie-plyazhey-na.htm
Эшмәкәрләрне 8 июньдә 9:00 сәгатьтә Дәүләт комитетының телеграмма-каналы платформасында https://t.me/tourismRT туры эфирда катнашырга чакырабыз, анда конкурс белән бәйле кызыклы сорауларны бирергә мөмкин булачак.
Туры эфирда очрашуга кадәр!