«Кунакчыл Казан» кунакларны каршы ала – шәһәрдә туристлар өчен мәгълүмат чатырлары ачылды

2023 елның 2 июне, җомга

Татарстан Республикасының Туристлык  буенча дәүләт комитеты «Татарстан Республикасы туристлык волонтерлары ассамблеясы»  коммерцияле булмаган оешмасы белән берлектә мөһим социаль бурычны хәл итү – Казан шәһәрендә һәм Татарстан Республикасында кунакчыллык дәрәҗәсен күтәрү буенча эш алып бара

Ел саен 1 июньнән 31 августка кадәр «Кунакчыл Казан» проекты гамәлгә ашырыла, аның кысаларында волонтерлар шәһәрнең тарихи үзәгендә мәгълүмат чатырларында эшлиләр һәм туристларга республика һәм аның истәлекле урыннары турында тулы мәгълүмат бирәләр. Волонтерлар Казан шәһәренә һәм Татарстан Республикасына килгән туристлар арасында анкета үткәрәләр, аларга шәһәрдә ориентлашырга булышалар, шулай ук Казанның, Бөек Болгарның, Зөя утрау-шәһәрчегенең һәм башка туристлык үзәкләренең туристлык карталарын бирәләр.

Ел саен үткәрелә торган «Кунакчыл Казан» проекты шәһәрнең иң тыгыз урамнарындагы мәгълүмат чатырларында эшли башлады инде. Мәгълүмат чатырлары Бауман урамында, 86 адресы буенча, 1 Май, Г.Камал театры мәйданнарында урнаштырылган.

2022 елда проектны үткәрү вакытында волонтерларга Россия Федерациясе шәһәрләреннән (Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Түбән Новгород, Самара һ.б.), шулай ук чит илләрдән (Германия, Франция, АКШ, Мисыр, Испания) 37 800 турист мөрәҗәгать иткән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International