«Лаеш» туристлык территориясен үстерү мастер-планын эшләүнең беренче этабы презентациясен Татарстанның инвестицион советына тәкъдим иттеләр

2023 елның 31 мае, чәршәмбе

«Лаеш» проекты соңгы 30 елда төзелгән беренче туристлык үзәге булачак. Туристлык территориясендә шулай ук 300 урынга исәпләнгән судноларга сервис хезмәте күрсәтү һәм саклау булдыру каралган.

«Марина Лаешның «Бөек Идел юлы» төбәкара туристлык маршруты үзәге буларак үсешенең яңа этабы булачак, ул хәзерге Идел буе федераль округы территориясе буенча Бөек Ефәк юлының тарихи төньяк өлешендә уза», – дип ассызыклады үз чыгышында «Туризм.РФ» корпорациясе генераль директорының беренче урынбасары Денис Секачёв.

Марина буйлап комплекс кунаклары йөрү өчен 5 километр озынлыктагы проспект булдыру планлаштырыла. Ярминкәләр һәм бәйрәм чаралары үткәрү өчен Фестиваль мәйданы тагын бер җәлеп итү ноктасы булачак.

Курортны булдырганда гаилә ялы һәм экотуристлык өчен инфраструктурага аерым игътибар бирелә. Комплекс кунаклары өчен урман экосукмаклары, балык тоту, чаңгы һәм кар машиналары прокаты, балалар ял үзәге, картинг оештырылачак, ә сезонга карап пляж клубы һәм кышкы  шугалак эшләячәк.

Проект «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе»  илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

 

Хөрмәтле сайтка керүчеләр!

Сезгә сылтамалар буенча ТР Туристлык  буенча дәүләт комитетының социаль челтәренә язылырга киңәш итәбез:

Телеграм-канал: https://t.me/tourismRT  һәм  ВКонтакте: https://vk.com/tourismrt.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International