Бүген «KazanForum 2023» чарасында «Лаеш» туристлык территориясе проекты тәкъдир ителде

2023 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

Бүген KazanForum 2023 эш төркеме белән Татарстан Республикасында «Лаеш» туристлык территориясе проекты тәкъдир ителде.

Лаеш шәһәрендә Кама елгасының яр буе зонасы үсеше нәтиҗәсендә 300ләп яхтага исәпләнгән уникаль заманча сезонлы курорт барлыкка киләчәк.

2030 елга түбәндәгеләр планлаштырыла:

  • гомуми озынлыгы 5 км дан артыграк булган яр буен төзекләндерү.;
  • республика номерлар фондын 1250 кунакханә номерына арттырырга;
  • 1,5 мең эшче урынын оештыру;
  • туристлык кластеры территориясенә елына 620 мең кешелек еллык агымны җәлеп итәргә ;
  • «Лаеш» курортында яшәүчеләргә һәм кунакларга 40тан артык күңел ачу һәм сервис хезмәте күрсәтү мөмкин булачак .

РФ Туристлык корпорациясе:

«Соңгы 30 ел эчендә мондый проект әле үсеш кичермәгән иде, урыны бик отышлы - 2 сәгатьлек сәфәр радиусында 7 млн. кеше яши, 4 сәгатьлек сәфәр радиуста 11 миллионнан артык кеше яши, шуңа күрә Россиянең эре шәһәрләреннән Татарстанга җитәрлек туристлар агымы формалашкан, бу туристлар агымы «Лаеш» курорты территориясендә дә урнашыр дип өметләнәбез».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International