«Россия - Ислам дөньясы: KazanForum 2023» XIV Халыкара икътисадый форумын тантаналы ачу

2023 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

Бүген «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum 2023» XIV Халыкара икътисадый форумын һәм хәләл индустриянең «Russia Halal Expo» халыкара күргәзмә экспозициясен ачу тантанасы булды, анда 86 илдән һәм 84 төбәктән вәкилләр,  форумда 7509 кеше катнаша шул исәптән: 1447 чит ил кешесе, РФ субъектларыннан 3363 кеше, шулай ук Татарстан Республикасыннан 2699 кеше. Форумга барлыгы 14054 кеше теркәлде.

Тантаналы ачылышта Татарстан Республикасы Рәисе  Рөстәм Миңнеханов, РФ икътисади үсеш министры Максим Решетников, РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин һәм башкалар катнашты.

Киң эшлекле программа форум кысаларында планлаштырылган-чакырылган бизнес-делегацияләр һәм форумда катнашучылар арасында очрашулар бизнесны үстерү, Россия компанияләре һәм чит илләр вәкилләре арасында сыйфатлы һәм эшлекле элемтәләр урнаштыру максатыннан узачак.

Тыгыз һәм перспективалы сәүдә-икътисадый, сәнәгать, фәнни-техник, мәдәни һәм гуманитар элемтәләр урнаштыру Россиянең икътисадый үсешенә уңай йогынты ясаячак, анда Татарстан Республикасы төп роль уйный.

Бөтендөнья мирасы һәм икътисады мәсьәләләренә зур әһәмият бирелә, мәсәлән, туристлык үсешендә Бөтендөнья мирасы объектларының роле, Бөтендөнья мирасы объектлары булган илләрнең, төбәкләрнең икътисади һәм инвестицион җәлеп итүчәнлеге тикшереләчәк. Өстәмә рәвештә дини мирасны, тарихи шәһәрләрне саклау, бизнесның мәдәни һәм табигый байлыкларны һәм тарихи хәтерне саклауда катнашуы, аларны кешелекнең киләчәк буыннарына тапшыру мәсьәләләре каралачак.

Russia Halal Expo – бу Россиядә икътисадның хәләл сегменты потенциалын күрсәтүче инвестиция һәм инфраструктура проектларының иң зур күргәзмәсе. Күргәзмә бизнес-проектларны  күрсәтү һәм үстерү өчен уникаль киңлек булдыра, форумда катнашучыларның конструктив диалогына ярдәм итә. Күргәзмәдә ислам икътисады инициативалары, үзара файдалы технологик альянслар, B2B-проектлар, эре бизнес һәм кече һәм урта эшкуарлык субъектлары продуктлары тәкъдим ителәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International