Бүген ТР Туристлык буенча дәүләт комитетында Иранның туристлык потенциалын тәкъдир итү булды

2023 елның 17 мае, чәршәмбе

Бүген ТР Туристлык буенча дәүләт комитетында, «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» XIV халыкара икътисадый форумы алдыннан, туристик потенциалын тәкъдир итү буенча ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Ивановның Иран Ислам Республикасының мәдәни мирас, туризм һәм һөнәрчелек министры урынбасары Шалбафиян Хөсәен Абади Алиасгар җитәкчелегендәге делегациясе белән очрашуы узды.

Туристлык өлкәсендә Россия-Иран хезмәттәшлеген үстерү һәм ныгыту туристлык һәм кунакчыллык индустриясе  илкүләм проектының максатларына туры килә.

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасының җирле туроператорлары һәм «Северный ветер» авиакомпаниясе вәкиле катнашты.

Очрашу барышында яклар үзара туристлык агымын җәлеп итү перспективалары, шулай ук  төрле чаралар сериясен үткәрү турында фикер алыштылар.

Иран көньяк-көнбатыш Азиядә Якын һәм Урта Көнчыгыш тоташкан урында урнашкан. Төньяктан Каспий диңгезе, көньяктан Персид һәм Оман култыгы белән юыла.

Көньяк-көнбатыш Азиянең иң эре дәүләтләренең берсе буларак, ил Төркия, Әфганстан, Пакистан, Гыйрак, Әрмәнстан, Әзербайҗан һәм Төркмәнстан белән чиктәш.

Иран бөек фарсы варисы булып тора һәм тамырлары белән тагын да борынгырак Элам цивилизациясенә барып тоташа. Бүген ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә 20дән артык объект кертелгән, аларның күбесе кеше гениальлегенең шедеврлары дип танылган.

Татарстан Республикасы туристларына бу әкият иленә сәяхәткә барганда, һичшиксез, Иранның иң тәэсирле 9 тарихи истәлекле урынын карарга кирәк.

Иранның башкаласы-Тәһран шәһәре-космополит шәһәр, зур музейлары, яшел парклары, рестораннары, тәмле ризыклары, күңелле һәм дус кешеләре булган иң зур шәһәр.

Исегезгә төшерәбез, 16 майдан «Северный ветер» авиакомпаниясе пассажирларына Иран башкаласына Казаннан туры рейслар бар.

«Казан белән Тәһран арасында туры авиаэлемтә ачылу безнең илләр арасында туристлар агымына уңай йогынты ясый», - дип билгеләп үтте Шалбафиян Хөсәен Абади Алиасгар әфәнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International