ТР Туристлык буенча дәүләт комитетында коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

2023 елның 17 мае, чәршәмбе

Бүген ТР Туристлык буенча дәүләт комитетында коррупциягә каршы торуның аерым мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды, анда Татарстан Республикасы Рәисе  идарәсенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре  бүлеге баш киңәшчесе Салават Рәхимов катнашты.

ТР Туристлык  буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Айгөл Балахонцева хезмәткәрләр алдында «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә дәүләт граждан хезмәткәрләренең үз –үзләрен тотышы» темасына чыгыш ясады.

Салават Рәхимов үз докладында РФ дәүләт хезмәткәрләренең хезмәт эшчәнлеге барышында «Этика һәм хезмәт тәртибе типлы кодексын» үтәү зарурлыгы, кызыксыну конфликтларын үзгәртү, килеп чыккан очракта җайга салу процедурасы турында искә төшерде, шулай ук «Коррупциягә каршы тору турында» Федераль законга агымдагы елның сентябрендә үз көченә керәчәк үзгәрешләр кертелүе турында сөйләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International