Татарстанда гидларны һәм гид-тәрҗемәчеләрне аттестацияләү дәвам итә

2023 елның 15 мае, дүшәмбе

Безнең илдә экскурсоводлар һәм гид-тәрҗемәчеләр реестры тулылануын дәвам итә, бүгенге көндә реестрда 3098 катнашучы һәм бу сан даими үсә.

Реестрда төбәкләр буенча аттестацияләнгәннәр санын тикшерергә мөмкин, мәсәлән, Санкт-Петербург 364 экскурсовод һәм гидны керткән, Краснодар крае 134, Кырым Республикасы 283, Татарстан Республикасында 174 гид дәүләт аттестациясен узган.

Реестрга күчү өчен порталга сылтама буенча күчәргә кирәк:https://knd.gov.ru/licenses-registry.

Гидларны һәм гид-тәрҗемәчеләрне аттестацияләү «Туристлык һәм кунакчыллык» индустриясе проектының максатларына туры килә.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елның 20 апрелендәге   «Россия Федерациясендә туристлык эшчәнлеге нигезләре турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында»  93-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә экскурсоводлар (гидлар), гид-тәрҗемәчеләр һәм инструктор-озатып йөрүчеләр 2023 елның 1

ТР Туристлык  буенча дәүләт комитеты экскурсоводларны аттестацияләү эшен дәвам итә, аттестациягә гариза бирүче гидлар һәм гид-тәрҗемәчеләр өчен квалификация имтиханының икенче этабы 24 майда узачак.

 2021 елның 20 апрелендәге  93-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә мәҗбүри аттестация турында таләпләр 2023 елның 1 июленнән  көченә керү сәбәпле 16 майда 14:00 сәгатьтә Татарстан Республикасының Туристлык  буенча дәүләт комитеты тарафыннан Татарстан Республикасы территориясендә хезмәт күрсәтүче экскурсоводлар (гидлар), гид-тәрҗемәчеләр эшчәнлеген җайга салу мәсьәләсе буенча туры эфир үткәрү планлаштырыла.

Туры эфирда Татарстан Республикасы музей-тыюлыклары вәкилләре катнашачак.

Эфирга ТР Туристлык буенча дәүләт комитетының телеграмма-каналында сылтама буенча кушылырга мөмкин:: https://t.me/tourismRT.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International