Татарстанда туристлыкны үстерү өчен җирләрне ачыклый башлаячаклар

2023 елның 7 мае, якшәмбе

Татарстан Республикасы «Туристлык өчен җир» проектында катнашкан Россия Федерациясе субъектлары санына керде. Росреестр, Роскадастр һәм Төбәк Хөкүмәте арасында тиешле килешү төзелгән.

Әлеге эш РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин кушуы буенча башкарыла. «Туристлык өчен җир» «Пространство мәгълүматларының  илкүләм системасы» бердәм цифрлы платформасы сервисларының берсе булачак.

Якын арада республикада туристлык эшчәнлегенә җәлеп итү өчен мөмкин булган җир кишәрлекләрен һәм территорияләрен ачыклау буенча оператив штаб төзеләчәк. Аның составына Татарстан Росреестры, «Роскадастр»ның Татарстан Республикасы буенча филиалы, шулай ук төбәкнең башкарма хакимият органнары вәкилләре һәм күчемсез милек базарында кызыксынучы башка катнашучылар керәчәк.

 «Туристлык өчен җир» сервисы өчен мәгълүмат Росреестрның Иҗтимагый кадастр картасында «Төзелеш өчен җир» сервисына охшаш итеп урнаштырылачак, анда торак төзелеше өчен буш җирләр турында мәгълүмат күрсәтелә. Аның нигезендә затлар – гражданнар, эшмәкәрләр һәм инвесторлар-туристлык потенциалына ия булган ошаган  кишәрлекләрне һәм территорияләрне сайлый алачак», - дип билгеләп үтте Татарстан Росреестры җитәкчесе Азат Җаббаров.

 «Әлеге сервис барлыкка килү белән Татарстанның туристлык инфраструктурасына инвестицияләр җәлеп итү мөмкинлекләре инвесторлар өчен шактый киңәйер һәм процесс гадирәк, җиңелрәк һәм уңайлырак булыр дип ышанам», - дип билгеләп үтте ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов.

Татарстан Республикасы буенча Роскадастр филиалы директоры Артем Костин да республика территориясендә «Туристлык өчен җир» проектын эшләтеп җибәрүнең мөһимлеге һәм яңа сервисның уңайлылыгы турында сөйләде:

«Туристлык өчен җир» сервисы – барлык инвестиция объектларын, мәсәлән, булачак технопаркларны яки кунакханәләрне күрсәтергә мөмкинлек бирүче геомәгълүмат системасы,  аның аша булачак төзүчеләр һәм инвесторлар теге яки бу объектларның кайда булуын күрәләр, алар инженер һәм транспорт инфраструктурасы белән тәэмин ителгән. Сервисның мәгълүмат тулылыгы бизнес-планны теләсә нинди төгәллек белән эшләү өчен җитәрлек. Моннан тыш, анда сайланган кишәрлеккә тиешле гариза бирергә мөмкин, бу бик уңайлы».

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International