Иннополис Университетында квалификация күтәрү онлайн-программасына җыелма ачылды. Уку бушлай, «Мәшгульлеккә ярдәм» федераль проекты кысаларында. Укуны уңышлы тәмамлаган тыңлаучыларга квалификация күтәрү турында таныклык бирелә.
Курс кунакларга хезмәт күрсәтү белгечләренә, урнаштыру менеджерларына, туристлык буенча менеджерларга, туроператорларга һәм турагентларга, экскурсоводларга, гидларга һәм гид-тәрҗемәчеләргә, кунакханә администраторларына, клиент сервисы буенча белгечләргә, шифаханә-курорт эше буенча белгечләргә файдалы булачак.
Белем бирү программасы туристлык һәм кунакчыллык индустриясендә мәгълүмати технологияләр куллануның төп тенденцияләре һәм үсеше өлкәләре турында күзаллауны формалаштырырга ярдәм итәчәк: туристлык бизнесы өчен заманча интернет-сервисларны, ИТ-чишелешләрне һәм кушымталарны өйрәнү; туристлык продуктларын һәм хезмәт күрсәтүләрне сату өчен веб-аналитика һәм интернет-маркетинг куллануның база белемнәрен һәм күнекмәләрен алу.
Түләүсез уку өчен гражданнар категорияләре исемлеген сылтама буенча карарга мөмкин: https://trudvsem.ru/educational-programs/card?id=d8821f29-6273-4731-b71c-3db9005f95b0 и подать заявку: https://trud.innopolis.university/digital-technologies-in-tourism?utm_source=minrt
Ташламалы укыту категориясенә туры килми торган гражданнар коммерция нигезендә 16 - 20 мең сумлык бәяләр буенча курс узарга мөмкин: https://trud.innopolis.university/tourism?utm_source=minrt.
Программа 22 майда старт ала.
Иннополис Университетында белем бирү мәсьәләләре буенча белем бирү программалары координаторы Павлова Генча Ольга Александровнага түбәндәге телефон аша мөрәҗәгать итәргә була: 8-939-366-22-59 яисә e-mail: o.pavlovagencha@innopolis.ru, шулай ук телеграм-каналда @olga_inno22.