Татарстанда Төньяк Осетия журналистлары һәм блогерлары өчен матбугат туры уза

2023 елның 3 мае, чәршәмбе

28 апрельдә «Северный ветер» авиакомпаниясе Владикавказ белән Казан арасында туры рейслар эшләтеп җибәрде, ә инде бүген Казанда Төньяк Осетия-Алания Республикасыннан ун массакүләм мәгълүмат чарасы вәкиле өчен матбугат туры старт алды.

Журналистлар һәм блогерлар Татарстанга Татарстан Республикасының Туристлык  буенча дәүләт комитеты чакыруы буенча килделәр. Пресс-тур кысаларында кунаклар республиканың туристлык объектларына: Казан Кремленә, «Туган Авылым» милли комплексына, Казан Изге Алла Анасы иконасы соборына, Барлык диннәр гыйбадәтханәсенә баралар, ә иртәгә Иннополиска һәм Зөя утрау-шәһәрчегенә барачаклар. Татарстан Республикасы кунакларын милли татар ашлары белән сыйлыйлар.

Владикавказ белән Казан арасында туры рейслар атнага өч тапкыр: сишәмбе, җомга һәм якшәмбе көннәрендә башкарыла, юл вакыты 3 сәгать.

«Северный ветер» авиакомпаниясе, Казанга 13 туры авиарейслардан тыш, җәйге сезонда Горно-Алтайск, Красноярск, Барнаулга туры очышлар да өстәде, димәк, Россиянең барлык почмакларыннан тагын да күбрәк туристлар Татарстан Республикасына килә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International