Май бәйрәмнәрендә Татарстан кунаклары һәм халкы өчен төп җәлеп итү нокталары булып популяр туристлык үзәкләре – Казан, Бөек Болгар, Зөя утрау-шәһәрчеге, Алабуга кала. Бу көннәрдә кунакларны төрле экскурсияләр, күргәзмәләр, мастер-класслар көтә.
Татарстанның башка районнарына да сәяхәтләр популярлаша.
10 майдан Казаннан бер көнлек төркемле экскурсияләр республика туроператорлары тарафыннан Кукмара, Лаеш, Кама Тамагы, Әлмәт һәм Лениногорск, Югары Ослан районнарына җибәрелә. Шулай ук оештырылган экскурсия белән Алексеевск һәм Мамадыш районнарына барырга мөмкин.
Арча районында ел әйләнәсе «Могҗизалар урманы» интерактив паркы уңышлы эшли, анда Татар эпосы атмосферасына чумарга, Убырлы Карчык өендә, Аждаһа мәгарәсендә кунак булырга мөмкин. Май бәйрәмнәренә «Могҗизалар урманы»нда бөтен сезонлы тау, агач йорт һәм башка активлыклар белән күңел ачу паркы эшли башлый.
Саба районы республика халкы һәм кунаклары өчен көчле җәлеп итү ноктасына әверелә. Биредә инде интерактив Мәдрәсә тарихы музее, дендрарий, Саба урман хуҗалыгы тарихы музее, «Аргамак» картодромы һәм башка объектлар кунакларны көтә. Быел Миңгәрдә ачылган Minger Med Spa сәламәтләндерү комплексы ял итү мөмкинлекләрен киңәйтә. Бу – премиум дәрәҗәдәге кунакханә, спа комплексы һәм медицина үзәге, алар искиткеч табигать почмагында урнашкан.
Татарстан халкы һәм кунаклары арасында иң популяр активлыкларның берсе – елга буйлап сәяхәт итү. Мини-сәяхәткә Казанның елга портыннан һәм «Казан» гаилә үзәге янындагы причалдан чыгарга мөмкин.
1 майдан Идел һәм Казансу елгасы буйлап йөрү, шулай ук Зөягә сәяхәтләрне өч туроператор тәкъдим итә: «Лидер» туроператоры, «Туроператор Азурит» туристлык компаниясе, «Спутник-Гермес» туроператоры.