Бүген 19:45 һәм 22:45 сәгатьләрдә «Эфир» телеканалында Татарстан Республикасы гидлары һәм гид-тәрҗемәчеләрен аттестацияләү темасына «ТЕМА» тапшыруының туры эфирын карагыз.
Тапшыруда ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм «Зөя утрау-шәһәре» музей-тыюлыгының галим секретаре, аттестация комиссиясе рәисе урынбасары Римма Идрисова катнашачак.
Тапшыруда гидлар һәм гид-тәрҗемәчеләрнең мәҗбүри дәүләт аттестациясе турында 2023 елның 1 июлендәге законның үз көченә керүе белән бәйле актуаль мәсьәләләр каралачак.