ТР Туристлык буенча дәүләт комитетында РФ Дәүләт Думасы депутаты Артем Прокофьев җитәкчелегендәге эшче төркемнең РФ Дәүләт программаларын, федераль максатчан программаларны һәм башка проектларны гамәлгә ашыруда Татарстан Республикасының катнашуы мәсьәләләре буенча чираттагы утырышы узды.
ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты чараларын гамәлгә ашыру барышы, шулай ук, «Корпорация Туризм.РФ» АҖ белән берлектә, «Лаеш» туристлык территориясен булдыру проектын гамәлгә ашыру барышы турында сөйләде.
Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының һава һәм су транспорты бүлеге башлыгы Алмаз Абдрахманов «Бөек Идел юлы» проекты кысаларында төбәкара елга транспорты программасын гамәлгә ашыру барышы турында сөйләде.
Артем Прокофьев, үз чиратында, Россия Федерациясе Дәүләт Думасында туристлык тармагы мәсьәләләрен карау турында хәбәр итте.