Татарстан Республикасында 2023 елның яңа туристлык сезоны башланды

2023 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген ТАТАР-ИНФОРМ мәгълүмат агентлыгы мәйданчыгында матбугат конференциясе узды, ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе  Сергей Иванов май бәйрәмнәрендә туристлар агымы, кунакханәләрнең тулу-тулмавы, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан чартер очышлары, «Казан – Йошкар-Ола – Түбән Новгород – Владимир» маршруты буенча поездларда туристлык сәяхәтләре, Татарстан районнары буйлап кая барырга кирәклеге, шулай ук елга навигациясенең башлануы һәм туристлар өчен теплоходларда йөрү буенча тәкъдимнәр турында сөйләде.

Моннан тыш, республикага килүче туристларга уңайлы булсын өчен, Татарстанда җиңел ориентлашырга мөмкин булган «Tatarstan Tourist Pass» мобиль кушымтасы эшләп бетерелгәненә дә игътибар итте.

Табигый территорияләрне һәм экотуризмны үстерү буенча дирекция җитәкчесе Оксана Саргина матбугат конференциясендә республика территориясендәге яңа глэмпинглар, аларда туристларны нинди кызыклы активлыклар көтүе, шулай ук Идел сукмагы маршруты – мобиль кушымта ярдәмендә үз маршрутыңны ничек мөстәкыйль планлаштырырга һәм аның буенча ялгышмыйча хәрәкәт итеп булуы турында сөйләде.

Nordwind авиакомпаниясенең сатуны оештыру бүлеге җитәкчесе Галикбарова Александр  илдә эчке туристлык үсеш ала торган җәйге очыш программасы турында сөйләде, Татарстанга туристларның яңа агымы килә, ә безнең төбәк халкының башка шәһәрләргә турыдан-туры очу мөмкинлеге бар, диде.

Nordwind компаниясе Туристлык буенча дәүләт комитетына туризм өлкәсендә нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен Рәхмәт хаты тапшырды – бергәләп оештырылган матбугат турлары Россиядә туристлык турында, аерым алганда,Татарстан турында кешеләргә күбрәк сөйләргә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International