2023 елда пляжлар төзү һәм үстерү өлешендә субсидия алуга дәгъва кылучы эшкуарлар һәм юридик затлар игътибарына

2023 елның 12 апреле, чәршәмбе

затлар игътибарына

2023 елда елга, күл, сусаклагыч яки башка су объектлары ярларында пляжлар булдыру һәм үстерү өлешендә туристлык инфраструктурасын үстерүгә субсидия алуга дәгъва кылучы хөрмәтле эшкуарлар һәм юридик затлар, игътибар итегез, ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты тарафыннан субсидия бирүгә конкурста катнашу өчен документларның беренчел үрнәкләрен үз эченә алган беренчел мәгълүмат белән презентация әзерләнде:

- проект характеристикасын рәсмиләштерү үрнәге;

- сметаны рәсмиләштерү үрнәге;

- конкурста катнашучының йөкләмәсен рәсмиләштерү үрнәге;

- проект презентациясен рәсмиләштерүгә карата тәкъдимнәр.

Бу презентациядә шулай ук иң еш бирелә торган сорауларга җаваплар һәм алдан өйрәнергә киңәш ителгән документлар китерелә.

Өстәмә рәвештә хәбәр итәбез, конкурс сайлап алуын үткәрүнең төгәл вакыты әлегә  расланмаган, хәзерге вакытта кирәкле документлар әзерләнә.  

Презентация белән Сез безнең сайтта әлеге сылтама буенча таныша аласыз: https://tourism.tatarstan.ru/v-pomoshch-turistam-i-uchastnikam-turistskogo.htm?pub_id=3690860.

Безнең Телеграм-каналда яңалыкларны күзәтегез.

 

Хөрмәтле сайт кунаклары!

Сылтамалар буенча ТР Туристлык буенча дәүләт комитетының социаль челтәренә язылырга киңәш итәбез:

Телеграм-канал: https://t.me/tourismRT һәм ВКонтакте: https://vk.com/tourismrt.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International