Бүген Казанда «Демография» илкүләм проекты буенча булачак экскурсоводларны укыту программасы эшли башлады

2023 елның 10 апреле, дүшәмбе

Бүген «Демография» илкүләм проекты кысаларында РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең Казан филиалында «Гидлар һәм экскурсоводлар» база программасы башланып китте.

Соңгы вакытта Татарстанда «Гидлар һәм экскурсоводлар» белем бирү программасы буенча укыту бик кирәк, шуңа күрә ул «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проектының максатларына туры килә.

РАНХиГС директоры Наилә Әскәрова сөйләвенчә, курс 144 сәгатькә исәпләнгән һәм экскурсовод булып эшләү тәҗрибәсе булмаган кешеләр өчен билгеләнгән. Уку барышында тыңлаучылар экскурсияләр өлкәсендә төп компетенцияләрне, туристлык һәм экскурсия эшчәнлегенең хокукый нигезләрен, экскурсантлар белән эшләгәндә куркынычсызлык техникасын бушлай үзләштерәчәкләр. Россия төбәкләренең табигый һәм мәдәни-тарихи мирасын саклау нигезләре буларак туристлык үсешен өйрәнү планлаштырыла.

Булачак гидларга шулай ук яңа экскурсия продуктларын булдыру һәм эшләү, профессиональ экскурсовод инструментарийлары турында сөйләячәкләр. Һәм, иң мөһиме, ораторлык осталыгы, эрудиция күнекмәләрен арттырачаклар.

Теориядән тыш, укучылар өчен практик өлеш тә планлаштырылган. Казанның тарихи һәм кызыклы урыннарын аларга ТР Атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР Экскурсоводлар гильдиясе әгъзасы Владимир Нежданов күрсәтәчәк.

Белем бирү программасын тәмамлаучыларга эшкә урнашу өчен квалификацияләрен раслаучы билгеләнгән үрнәктәге сертификат биреләчәк.

РАНХиГС Казан филиалы «Демография» илкүләм проектын 2021 елдан бирле гамәлгә ашыруда катнаша. Бу чорда 20дән артык белем бирү программасы буенча 1300дән артык тыңлаучы белем алган. «Без яңа кирәкле һөнәрләрне бушлай үзләштерергә һәм киләчәктә лаеклы акча эшләргә мөмкинлек бирәбез, – дип билгеләп үтте Наилә Әскәрова.  – Курслар төрле, актуаль программалар арасында аеруча популярлык яулады, шул исәптән, «Туристлык һәм сервис» программасы буенча да.

 

Хөрмәтле сайт кунаклары!

Сылтамалар буенча ТР Туристлык буенча дәүләт комитетының социаль челтәренә язылырга киңәш итәбез:

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International