Бүген ТАССта 2023 елда "Бөек Идел юлы" маршрутын үстерү темасына матбугат конференциясе узды, анда халыкларның мәдәниятен һәм традицияләрен берләштерүче этномаршрут уза торган төбәкләрнең туристлык өлкәсе җитәкчеләре катнашты.
"Бөек Идел юлы" маршрутын тәкъдим итү бик хөрмәтле һәм җаваплы эш, чөнки аның үсеше эчке туристлар агымын арттыру һәм төбәкара елга транспортын торгызу максатыннан РФ Президенты йөкләмәләре исемлегенә керә. Сәяхәт итүче туристларга төбәкләрнең үсеш алган инфраструктурасы, яхшы транспорт логистикасы, милли аш-су, музыкаль һәм тарихи мәдәни программа якты хисләр бүләк итә. "Бөек Идел юлы" маршрутына рәхим итегез!" – дип билгеләп үтте сәламләү сүзендә ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов.
Елдан-ел сәяхәт итү кызыклырак була бара, моннан тыш зур маршрутны аерым, шулай ук кызыклы, мини-маршрутларга да бүлеп була.
Матбугат конференциясендә рәсми рәвештә үзәк ромбны чагылдырган логотип тәкъдим ителде, анда кояш һәм су, аның тирәсендә төбәкләрнең милли символлары тупланган.
"Татарстан Республикасы консолидаторы булган боҗра маршрутын рәсми ачуны көтәбез," – дип чыгыш ясады матбугат конференциясенә Россия Туроператорлары берләшмәсенең башкаручы директоры Майя Ломидзе.