Эшкуарлар һәм юридик затлар игътибарына!
Якын арада РФ Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан 2023-2024 елларда модульле капиталь булмаган урнаштыру чаралары (глэмпинглар) булдыру буенча проектларга дәүләт ярдәме күрсәтүгә конкурс игълан ителәчәк.
6 апрельдә 16:00 сәгатьтә (пәнҗешәмбе) ТР Туристлык буенча дәүләт комитетының телеграм-каналында туры эфир узачак, анда конкурста катнашуның башлангыч шартлары турында фикер алышачаклар.
Кызыксынучыларны катнашырга чакырабыз, туры эфир тыңлаучылары аларны кызыксындырган барлык сорауларны ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Ивановка бирә алачак.
Хөрмәтле сайт кунаклары!
Сылтамалар буенча ТР Туристлык буенча дәүләт комитетының социаль челтәренә язылырга киңәш итәбез:
Телеграм-канал: https://t.me/tourismRT һәм ВКонтакте: https://vk.com/tourismrt.