Бүген ТР Туристлык буенча дәүләт комитетында пляж инфраструктурасын үстерүгә субсидияләр бирү темасына туры эфир узды
Бүген ТР Туристлык буенча дәүләт комитетының телеграм-каналында Татарстан Республикасы территориясендә – елга, күл, сусаклагыч яки башка су объектлары ярларында пляжлар булдыру һәм үстерү өлешендә туристлык инфраструктурасын үстерүгә субсидияләр бирү мәсьәләсе буенча чираттагы туры эфир узды.
2023 елда туристлык инфраструктурасын үстерүгә субсидия алуга дәгъва кылучы эшкуарлар һәм юридик затлар белән әңгәмәдә ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, туристлык эшчәнлеген дәүләт тарафыннан җайга салу бүлеге җитәкчесе Рәйсә Гарифуллина һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле - Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең су объектларында кешеләр иминлеге бүлеге башлыгы урынбасары Регина Гаязова катнашты.
Сергей Иванов субсидияләр алу конкурсында катнашуның беренчел шартлары турында хәбәр итте һәм туры эфир тыңлаучыларын кызыксындырган барлык сорауларга җавап бирде.
Хөрмәтле сайт кунаклары!
Сылтамалар буенча ТР Туристлык буенча дәүләт комитетының социаль челтәренә язылырга киңәш итәбез:
Телеграм-канал: https://t.me/tourismRT һәм ВКонтакте: https://vk.com/tourismrt.