2023 елда туристлык инфраструктурасын үстерүгә субсидия алуга дәгъва кылучы эшкуарлар һәм юридик затлар игътибарына!
5 апрельдә 15:30 сәгатьтә ТР Туристлык буенча дәүләт комитетының телеграм-каналында https://t.me/tourismRT Татарстан Республикасы территориясендә – елга, күл, сусаклагыч яки башка су объектлары ярларында пляжлар булдыру һәм үстерү өлешендә туристлык инфраструктурасын үстерүгә субсидияләр бирү мәсьәләсе буенча чираттагы туры эфир узачак.
Субсидияләр алу конкурсында катнашуның беренчел шартлары турында сөйләшербез. Туры эфир тыңлаучылары үзләрен кызыксындырган барлык сорауларны бирә алачак.
Туры эфирда очрашканчыга кадәр.
Хөрмәтле сайт кунаклары!
Сылтамалар буенча ТР Туристлык буенча дәүләт комитетының социаль челтәренә язылырга киңәш итәбез:
Телеграм-канал: https://t.me/tourismRT һәм ВКонтакте: https://vk.com/tourismrt.