Бүген ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Гөлнара Сафина «Хәзерге этапта туристлык һәм кунакчыллык өлкәсендә остазлык ролен арттыру» түгәрәк өстәлендә катнашты.
Чара Казанда Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм университетында узды. Конференция кунакчыллык индустриясе, туроператор базары, хакимият органнары вәкилләрен җыйды. Модератор булып рестораторлар һәм отельерлар федерациясе президенты урынбасары Ю.В. Ушанов чыгыш ясады.
Мәгарифтә һәм кадрлар технологияләрендә милли квалификация системасын үстерү, югары белем бирүдә остазлык урыны, стажировкалар платформасы һәм җитештерү практикалары мөмкинлекләре турындагы темалар каралды.
Гөлнара Сафина кунакчыллык индустриясе предприятиеләре өчен остазлык роленең әһәмиятен билгеләп үтте. Предприятиедә грамоталы төзелгән остазлык системасына күрсәтелә торган хезмәтләр сервисының сыйфат дәрәҗәсе, хезмәткәрләрнең профессиональлеге һәм кунакларның кире уңай элемтәсе һәм ахыр чиктә туристлар агымының артуына бәйле.