Татарстан Республикасы Шәһәрләрне үстерү институтының Табигый территорияләрне үстерү һәм экотуризм дирекциясе «Идел сукмагы» проектын тәкъдим итте, ул Ульяновск өлкәсе чикләреннән алып Чувашиягә кадәр Иделнең уң ярыннан җәяүлеләр өчен төзекләндерелгән сукмак булачак.
Трекның гомуми озынлыгы 350 км тәшкил итәчәк, маршрут 5 муниципаль районны, 100 дән артык мәдәни мирас объектын һәм махсус саклана торган 26 табигый территорияне тоташтырачак.
Проектны булдыру идеясе 2021 елда барлыкка килгән, ә инде 2023 елда сукмакның беренче чиратын төзекләндерү гамәлгә ашырылачак.
ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов чарада катнашты. «Кечкенә идеядән алып зур проектка кадәр – Татарстанда барысы да тиз бара һәм профильле ведомство зур роль уйный», – дип билгеләп үттеләр Сергей Ивановның төбәктә масштаблы проектларны гамәлгә ашырудагы актив эше турында.