Бүген ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов «PRO//Движение.Туризм» тимер юл конференциясендә катнашты.
Конференция федераль һәм төбәк хакимият органнары, Россия тимер юллары, туроператорлар, төп туристлык ассоциацияләре, пассажирлар ташучы компанияләр вәкилләрен җыйды.
Сергей Иванов тимер юл буенча тарихи рәвештә барлыкка килгән төбәкара элемтәне үстерүнең әһәмиятен билгеләп үтте, чөнки Татарстанга керүчеләрнең өчтән бер өлеше поездлар белән килә, бигрәк тә Көнбатыш, Көнчыгыш һәм Көньяк юнәлешләрдән, шулай ук шәһәр яны юнәлешләрен үстерүнең әһәмияте турында да әйтте.
Моннан тыш, Сергей Иванов «Бөек Идел юлы» төбәк-ара проектын һәм аның тимер юл транспортында үсеш перспективаларын тәкъдим итте.