2023 елда Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан һөнәри осталык буенча яңа Бөтенроссия чемпионат хәрәкәте булдырылды. Яңа хәрәкәтнең төп өлеше булып чемпионатларны оештыру һәм үткәрү мәсьәләләрендә индустриаль партнерлар (эш бирүчеләр) белән үзара хезмәттәшлекне арттыру тора.
Мондый дәрәҗәдәге чара «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проектына туры килә һәм туристлык тармагын үстерүгә ярдәм итә.
Региональ этап Татарстан Республикасының махсуслаштырылган компетенция үзәкләре базасында уза. Күп кенә компетенцияләр буенча ярышлар инде башланды, калганнарын уздыру апрель башында көтелә. Төбәк чемпионатын үткәрү нәтиҗәләре буенча һәр конкурс компетенциясендә җиңүчеләр билгеләнәчәк, алар арасыннан федераль дәрәҗәдә чемпионатларда катнашу өчен җыелма команда формалаштырылачак.
Агымдагы елда Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитетына беркетелгән компетенцияләргә (отель администрациясе, отель администрациясе - юниорлар, экскурсия хезмәтләрен оештыру, экскурсия хезмәтләрен оештыру - юниорлар, туристлык, туристлык - юниорлар, туроператорлык эшчәнлеге, турагентлык эшчәнлеге) кунакчыллык объектларында яңа сервис өстәлде.
Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Казан кооператив институтында һәм В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновация университетында Һөнәри осталык буенча бөтенроссия чемпионатын уздыру мәйданчыкларында булдылар. Балаларга яхшы нәтиҗәләр телибез!