Бүген 29 нчы «MITT 2023» Мәскәү халыкара күргәзмәсе кысаларында Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты һәм Дагыстан Республикасының Туристлык һәм халык сәнгать кәсепләре министрлыгы арасында туристлыкны үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
«Дагыстан белән килешү төзү Татарстанга тагын да күбрәк туристлар агымын җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк, без башка төбәкләрдән килгән кунакларны кабул итүгә һәрвакыт шатбыз, күрсәтерлек һәм горурланырлык нәрсәләр бар», – дип билгеләп үтте ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов.
«Күргәзмәне оештыручыларга Дагыстан Республикасының икенче ел рәттән MITT стратегик партнеры статусын алуы өчен рәхмәт белдерәсем килә. Бу бүген Дагыстанның Россия Федерациясендә иң популяр туристлык юнәлешләренең берсе булуына бәя дип уйлыйм», – дип ассызыклады күргәзмәне рәсми ачуда чыгыш ясаганда Дагыстанның Туристлык министрлыгы башлыгы.
Дагыстан – Россиянең иң күпмилләтле республикасы, анда 50дән артык милләт вәкилләре тату яши. Татарстан шулай ук күп конфессияле республика булып тора, анда төрле диндәге төрле халык вәкилләре тату яши, әмма алар барысы да үз халкының мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен бертигез дәрәҗәдә саклый һәм хөрмәт итә.