Бүген 29 нчы «MITT 2023» Мәскәү халыкара күргәзмәсе кысаларында Россия һәм Иран арасында халыкара диалог узды

2023 елның 17 марты, җомга

Сессиядә катнаштылар: Казем Җәләли, Иран Ислам Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе; Максим Геннадьевич Решетников, Россия Федерациясенең икътисадый үсеш министры; Алиәсгар Шалбафиян, туристлык министры урынбасары, Иранның Мәдәни мирас, туристлык һәм һөнәрчелек министрлыгы; Наталья Владимировна Суворова, Мәскәү шәһәренең Туристлык комитеты рәисе вазыйфаларын башкаручы; Сергей Евгеньевич Иванов, Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе; Хуссейн Хуссейни, Россиядә һәм БДБда Mahan Air туристлык буенча директоры; Сергей Владимирович Александровский, «Аэрофлот» ГАҖ генераль директоры; Реза Малеки, «ETours Russia» ҖЧҖ генераль директоры; Әмир Хөсәен Җәфәри, Alaedin Travels генераль директоры.

Бизнес-берләшмә һәм Россия һәм Иран шәһәрләренең туристлык өлкәсендәге хакимият органнары арасындагы диалог гамәлдәге икътисадый, мәдәниятара, фәнни һәм сәяси элемтәләрне ныгытырга һәм яңаларын җайга салырга мөмкинлек бирәчәк.

Россия-Иран күп яклы хезмәттәшлеген үстерү һәм ныгыту перспективалары бүген беркайчан да булмаганча тотрыклы, Россия һәм Иранның дуслык һәм хезмәттәшлек тарихы бай, узган ел ике ил арасында партнерлык турында стратегик килешү имзаланды, аның ярдәмендә төрле өлкәләрдә тыгыз хезмәттәшлек җайга салынды, хәзер үзара туристлыкны үстерү өлешендә хезмәттәшлек җайга салына.

Сессиядә Иран туристларын безнең илгә җәлеп итү һәм сәяхәтләрне ничек итеп киң һәм күләмле итеп алып бару мәсьәләләре каралды.

Туристлар өлкәсендә Россия-Иран хезмәттәшлеген үстерү һәм ныгыту «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проектының максатларына туры килә, шулай итеп, Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе  Сергей Иванов белән  әңгәмә барышында май аенда Казан белән Тәһран арасында туры рейслар эшләтеп җибәрү, шулай ук төбәкнең Иран туристларын halal-friendly программалары күзлегеннән кабул итәргә әзерлеге турында фикер алыштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International