Бүген, 29 нчы «MITT 2023» Мәскәү халыкара күргәзмәсе кысаларында, Nordwind авиакомпаниясе һәм Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты арасында Туристлыкны үстерү өлкәсендә стратегик партнерлык турында килешү имзаланды.
Мондый хезмәттәшлек нәтиҗәсендә яңа туры рейслар ачу хисабына Татарстанга туристлар агымы артачак.
Иртәгә, 17 мартта, тагын ике хезмәттәшлек килешүенә кул кую планлаштырыла:
- Дагыстан Республикасы Туристлык һәм халык сәнгать кәсепләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты арасында;
- Запорожье өлкәсе хәрби-гражданлык администрациясенең Мәдәният, спорт һәм туризм министрлыгы һәм Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты арасында.