«Интурмаркет» 2023 халыкара туристлык күргәзмәсендә Татарстан Республикасы «Идел буеның ямьле ял көннәре» проектын тәкъдим итте

2023 елның 15 марты, чәршәмбе

Күргәзмә Мәскәүдә 13-15 март көннәрендә «Экспоцентр» ХКҮ узды, анда Татарстан 3 нче ел рәттән «Идел буеның ямьле ял көннәре» проектын тәкъдим итте.

Әлеге проект кысаларында поездда сәяхәт Россиянең 9 төбәген колачлый: Татарстан, Удмуртия, Мордовия, Марий Эл, Пенза, Самара, Ульяновск, Киров һәм Саратов өлкәләре – бу һәрвакыт кызыклы экскурсияләр, иң яхшы гидлар белән бәйрәм мәдәни-күңел ачу вакыйгалары, иң яхшы рестораннарда туклану һәм 4-5 йолдызлы кунакханәләрдә  яшәү.  Бу һәрвакыт  бер тур кысаларында якты сәяхәт, тәкъдим ителгән төбәкләрнең мәдәнияте һәм традицияләренә тулысынча чуму мөмкинлеген бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International