Татарстанның Менделеевск районындагы «Шифалы Су-Ижминводы» шифаханәсе территориясендә яңа глэмпинг ачу

2023 елның 10 марты, җомга

Барлык уңайлыклары булган 16 яңа йорт төзелгән, алар 2-5 кешегә исәпләнгән төрле сыйдырышлы. Хәзер шифаханә кунаклары мондый уңайлы йортларда ял итә һәм сәламәтлекләрен яхшырта ала. Республиканың номерлар фонды 44 урынга артты, һәм бу «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм  проекты кысаларында субсидияләр җәлеп итеп гамәлгә ашырылган тагын бер проект.

Шифаханә Кама ярында матур урман-парк зонасы әйләнәсендә урнашкан. Бальнео һәм гидротерапия, балчык белән дәвалану, физиотерапия, альтернатив методикалар, массаж, спа-процедуралар, шулай ук организмны ныгытуга юнәлдерелгән уникаль процедуралар комплексы -  болар  кунакларга санаторий һәм глэмпинг тәкъдим иткән  дәвалануның төп төрләре.

Биредә әле урман буйлап йөрү өчен спорт инвентаре  алып тору  пункты, ачык бассейн һәм аквапарк, балалар өчен иҗади остаханәләр, китапханә, бильярд һәм өлкәннәр өчен караоке бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International