Visit Tatarstan редакциясе туры эфир форматында Татарстан буенча экскурсияләр күрсәтә башлый

2023 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

Беренче онлайн экскурсия бүген, 9 мартта, 15: 00 сәгатьтә булачак – халыкны һәм туристларны Казанның архитектура энҗесе – Зинаида Ушкова йорты белән танышу көтә.

Ушкова йортын саклаучы, «Новая Тартария» фонды директоры, «Татмедиа» җитәкчесе урынбасары – Эдуард Хәйруллин белән берлектә туры эфир тамашачылары төрле стильләрдә эшләнгән бүлмәләр аша үтәчәкләр, бинаның төзелү тарихын һәм аның заманча билгеләнешен беләчәкләр.

Бүген 15:00 сәгатьтә туры эфирга әлеге сылтама буенча кушылыгыз: https://t.me/visittatar

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International