Саба районындагы уңай йортларда кунакларны яңа «Урман әкияте» глэмпингы көтә

2023 елның 6 марты, дүшәмбе

Саба районында глэмпинг төзү урыны очраклы гына сайланмаган – районда спорт максатларындагы җәлеп итү нокталары күп, күп кенә әһәмиятле чаралар нәкъ менә монда уза. 
16 мартта глэмпинг беренче кунакларны кабул итә башлаячак, алар 16-19 мартта Байлар Сабасында узачак өстәл теннисы буенча Бөтенроссия ярышларында катнашучылар булачак, күп еллар дәвамында турнир «Н.М.Миңнеханов мемориалы» дип атала иде һәм Татарстан Республикасы Раисының әтисе Нургали Миңнеханов истәлегенә багышланган.

Глэмпинг бик матур урында урнашкан, табигый күлләргә һәм урманнарга бай. Барлык уңайлыклары булган 10 яңа йорт 4 яки 6 кешегә исәпләнгән, шулай итеп, республиканың номер фонды тагын 52 урынга артты һәм «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында субсидияләр җәлеп итеп гамәлгә ашырылган тагын бер проект булып тора.

Ял итүчеләргә уңайлы ял итү өчен хезмәтләрнең тулы спектры тәкъдим ителә – рус мунчасы, японча фурако мунчасы, уңайлы утырышлар һәм җанлы әңгәмәләре өчен учак зонасы, балалар мәйданчыгы, лазертаг, күмәк өстәл уеннары, аэрохоккей уйнарга мөмкин. Территориядә урнашкан кафеда һәрвакыт тамак ялгап алырга була.

Җәй көне Бүре күлендә сап-бордларда, көймәләрдә, катамараннарда, багларда йөрергә мөмкин булачак, баскетбол, футбол, волейбол уйнау өчен махсус япмалы кыр бар, ә җәйгә пляж зонасы белән бассейн эшли башлаячак. Хәзер прокатта кар машиналары һәм башка кышкы җиһазлар бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International