Туристлар берләшмәсе вәкилләренә комплекс территориясен төзекләндерү һәм реконструкцияләү турында сөйләделәр. Якын арада «Туган авылым» ресторанында дүрт яңа зал ачу планлаштырыла.
Сәламләү сүзе белән «Туган авылым» милли комплексын оештыручы Абдрахманов Радик Мөхәрләм улы чыгыш ясады. Ул комплекс проектлары турында сөйләде, «Туган Батыр» халыкара проектына аерым игътибар бирде, ул үз халкының асыл, көчле рухлы яклаучысы һәм улы – Батыр образын торгызуга һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән.
«Туган Батыр» проекты берьюлы берничә юнәлешне үз эченә ала:
Шулай ук «Туган авылым» яңа проект – «Әлфия Авзалованың музыкаль кунак бүлмәсе» дигән экскурсияне дә башлап җибәрә, анда бөек татар җырчысының иҗаты турында сөйләнелә, аның концерт костюмнары, җиһазлары күрсәтелә, шулай ук Әлфия Авзалованың фирма рецепты буенча пәрәмәчләр белән чәй эчертелә.
«Туган авылым»да вакыт белән сыналган программалар – милли кичке аш белән "KAZAN" фольклор театральләштерелгән шоу, кунакларны тарих, мәдәният, татар көнкүреше үзенчәлекләре, шулай ук милли аш-су белән таныштыручы «Туган авылым тәме» программасы эшләвен дәвам итәчәк.
Моннан тыш, «Туган авылым»да элеккечә милли костюмнарда фотосессия белән экскурсияләр, һөнәрчелек һәм кулинар мастер-класслар үткәреләчәк, анда кунаклар үз куллары белән өчпочмак һәм гөбәдия әзерли алачак.